Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 32 комплексында - 3 метрлы чокыр

Ни булган?

32 комплекста йөрүе куркыныч. Магнит кибете янында 3 метр тирәнлектә чокыр пәйда булды. Үткән кеше егылып төшәргә мөмкин, дип борчыла "Шәһри Чаллы" укучылары. 

"Территоияне ленталар белән уратып алдылар. Урынга "Чаллы су каналы" компаниясе чыкты. Техника шунда", - дип аңлатма бирде шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Аннан алда "Чаллы су каналы" предприятиесе җитәкчелеге чокырга якын торучы машиналарны алып куюларын сорап язган иде. Проблема сәбәпләрен белү максатыннан без предприятиегә шалтыраттык. Алар төшке аштан соң аңлатма бирергә вәгъдә итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев