Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 38нче мәктәбенә - 40 ел

Укучылар ветеран укытучыларга һәм кунакларга зур бәйрәм оештырды.

Бүген Чаллының 38нче гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уку йортында меңнән артык бала белем ала. Арасында яхшы билгеләренә укучылар шактый. Аеруча рус һәм татар теле, информатика фәннәреннән олимпиадаларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Мәктәпнең кызлар футбол командасы хәтта республика күләмендә җиңү яулады.

Юбилей уңаеннан балалар ветеран укытучылар һәм кунакларга музыкаль программа әзерләде, тарихи фотолар белән таныштырды.

38нче мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында танылган телевидение алып баручысы Ольга Шелест, шәһәр прокуроры урынбасары Олег Ульянченко, күпсанлы мәктәп директорлары бар. Мәктәптә тарихи һәм төрле диннәр турында музейлардан тыш, нумизматика музее да эшләп килә. Ул Чаллыда бердәнбер шундый музей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев