Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 45нче комплексында ни булган? Халыкны җыеп сөйләштеләр

«Мин балам өчен куркам, аны иртән үзен генә җибәрә алмыйм, озатырга тырышам», – ди 45/14 йортында яшәүче ана.

Чаллыда быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 84 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылды. Аның максаты – 2014 елга кадәр төзелгән йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү. Бу максатка республика бюджетыннан 1,9 млрд сум акча бүленеп бирелә. Чаллыда өч ел эчендә 338 ишегалды тәртипкә китерелде. 

Хәзерге вакытта халык белән очрашулар бара. Әзер проектларны уртага салып сөйләшәләр, фикер алышалар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев очрашуларның әһәмиятен ассызыклап, анда район башлыкларының шәхсән үзләренә килергә кушты. «Сез халыкны игътибар белән тыңлап, аларның тәкъдимнәрен, сорауларын үзегез ишетергә тиеш», – диде ул.

Чираттагы очрашу 45нче комплекста үтте. 45/14, 45/13, 45/15/1, 45/15/2  йортлары 80нче елларда салынган. Шуннан бирле ишегалларында бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. «Монда әле барысы да совет чорыннан», – ди җыелышка килүчеләр. Һәркемнең  үз зары. 

Елена Доронина инвалид бала тәрбияли. Аңа машинасын һәрвакыт бер урынга кую уңайлырак, тик әлегә мондый мөмкинлек юк. «Урын булмагач, автомобильне тротуарга куярга мәҗбүр булам. Ә моның өчен штраф каралган», – ди ул. Җыелыш азагында бу мәсьәләне сентябрь аенда уңай хәл ителәчәге мәгълүм булды. Йорт янында инвалидлар өчен машина кую урыны, махсус юл билгесе куелачак.

Елена Риве 45/14 йортында урам җыештыручы булып эшли, яшәве дә шул йортта. «Җәяүлеләр өчен юлларны киңәйтсеннәр иде. Машиналар шундый күп, аларны тротуарга шулкадәр якын куялар, мин балам өчен куркам, аны иртән үзен генә җибәрә алмыйм, озатырга тырышам, чөнки кышын тая да бит әле», – ди. 

Бу йортларда 11 мең кеше яши. «45нче комплекс» территориаль үзидарә органы рәисе Людмила Багрецова әйтүенчә, аларның ихтыяҗлары төрле. Әйтик, берәүләргә машина кую өчен күбрәк урын кирәк, икенчеләр яшел зона зур булсын диләр. «Балалар мәйданчыгын да, өлкән яшьтәгеләргә утырып торыр өчен эскәмияләр дә, чүп савытлары да, барысын да булдырасылары килә. Акча бит билгеле бер күләмдә генә бирелә. Шуңа күрә уртак фикергә килергә тырышабыз. Көз көне беренче җыелышны үткәрдек, аннары һәр йорттан вәкилләр булган комиссия төзеп, тикшереп чыктык», – ди ул. 

Комплекс эчендә юллар тар булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына, кышын кар чистарту техникасына үтү кыен. Бу проблеманы  Ирек Хәйруллин күтәрде. Аны хәл итү өчен ул тупик белән тәмамланган юлны 45/11/1 йортындагы аркага таба дәвам итәргә кирәк ди. Кызганычка, проектлаштыручылар моның мөмкин түгеллеген әйтте, чөнки ул урында асфальт катламы астында күпсанлы су торбалары һәм электр челтәрләре үтә. Шәһәрдәшебез чүп җыелган урыннарның түбәле булуын да сорады. Аның бу мөрәҗәгате искә алынды.

Ирек әфәнде шулай ук куркынычсызлык өчен өстәмә видеокамералар булдыруны кирәк саный. Аңа җавап итеп: «Якындагы өч елда Чаллыдагы һәр йортка “акыллы домофоннар” урнаштырылачак. Алар “Имин шәһәр” программасына тоташтырылган, ягъни видеоязмалар аша йортта яшәүчеләр дә, полиция дә һәр участокны күзәтеп, контрольдә тота алачак», – диде Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов. Ул проектны төзүчеләрнең агачларны саклап калырга тырышуын, киселгән очракта бер агач урынына өч агач утыртыласын да әйтте.

Җыелышка килүчеләрнең сорауларына, нигездә архитектор, проектлаштыручы Николай Сарапулов җавап бирде. «45нче комплексның үзенчәлеге шунда – ишегаллары иркен, монда җәяүлеләр күп йөри, ә тротуарлар җитәрлек һәм уңайлы түгел. Моны үзгәртәчәкбез. Биредә җир өслеге дә (рельеф) тигез түгел. Шуңа йорт янында гына түгел, комплекс буенча баскычлар, инвалидлар һәм коляскалы әниләр өчен пандуслар өстәдек», – дип аңлатты ул. 
Ремонттан соң автомобиль юллары 6 метрга, тротуарлар 1 метр 80 сантиметрга кадәр киңәячәк, парковка өчен «кесә»ләр, ягъни өстәмә урыннар булдырылачак. 

Территориядә биш балалар мәйданчыгы яңартыла. Аларда спорт җиһазлары да өстәләчәк. 45/15/2 йорты янында баскетбол мәйданчыгы, 45/14 йорты янында футбол кырында яңа капкалар кую көтелә. Спорт һәм балалар мәйданчыклары яктыртылачак.

Карлар эреп, көннәр бераз җылытуга асфальтны алыштыруга керешәчәкләр. Төзелеш эшләре 30 августка кадәр, мәйданчыклардагы җиһазлар урнаштыру сентябрьдә төгәлләнергә тиеш. 

Сәрия Гарипова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев