Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының абруйлы эшмәкәре ТР Рәисенең мәртәбәле бүләгенә лаек булды

«Ул моңа чын мәгънәсендә лаек”, - ди шәһәрдәшләребез.

Шәһәрнең «Тулпар» холдинг компаниясе генераль директоры Наил Сөләйманов, эшмәкәрлекне үстерүгә керткән күпьеллык намусыл хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды. Абруйлы җитәкчегә мәртәбәле бүләкне Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды. 

Әйтергә кирәк, Наил Наруллин улы Чаллыбызда изге йөрәкле хәйрияче буларак та яхшы таныш. Ул ел да шәһәребезнең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләрне бушка “Шәһри Чаллы” газетасына яздырта. 

“Бүгенге заманда матди ярдәм күрсәтү – ул батырлыкка тиң. Һәрвакыт безне кайгыртып, мәгълүматка булган ихтыяҗыбызны канәгатьләндереп, туган телебездә газета уку мөмкинлеге булдырган өчен без аңа бик рәхмәтле. Күргәнегезчә, изгелек ул җирдә ятмый, без Наил әфәнде өчен чиксез шат. Ул бу бүләккә чын мәгънәсендә лаек шәхес”, - ди үзәккә йөрүчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү