Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының данлыклы оркестры танылган җырчы истәлегенә концерт әзерли

Кичәдә аның тиңсез иҗатыннан легендар җырлар башкарылачак.

7 октябрьдә “Энергетик”  мәдәният сараенда “Визит” джаз оркестры яңа сезонын ачып җибәрәчәк. Әлеге уңайдан оештырылган бәйрәм концерты СССРның халык артисты Мөслим Магомаевның тууына 80 ел тулуга багышлана. Кичәдә аның тиңсез иҗатыннан легендар җырлар башкарылачак. 

Моннан тыш оркестр яшь тамашачылары өчен “Балаларга – джаз” дигән программа да әзерли. 

Белешмә өчен: Мөслим Магомаев 1942 елның 17 августында Баку шәһәрендә туа. 1960 һәм 1970-елларда чиксез популярлыкка ирешә: халык тулы стадионнар җыя, бөтен Советлар Берлеге буйлап бетмәс гастрольләр оештыра, телевидениедә еш чыгыш ясый. Аның җырлары язылган пластинкалар күп тираж белән чыгарыла. Хәзерге көнгә кадәр ул постсовет биләмәләрендә яшәгән төрле буын кешеләренең яраткан җырчысы булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният