Чаллының яшь музыканты халыкара бәйгедә җиңде
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь музыканты халыкара бәйгедә җиңде

Лука Моромов моңа кадәр «Синяя птица» бәйгесенең Гран-приен алган иде.

Чаллының яшь музыканты, скрипкачы Лука Моромов "Щелкунчик" яшь музыкантларның халыкара телевизион конкурсының   финалына чыккан иде. 

Кичә ул әлеге мәртәбәле бәйгенең җиңүчесе булды. 

Финалистлар Мәскәү филармониясенең дирижер Михаил Голиков җитәкчелегендәге академик симфоник оркестрына кушылып чыгыш ясадылар.

Лука Моромовның чыгышын жюри югары бәяләде. Лукага "Алтын щелкунчик" исеме бирелде. Ул алтын статуэтка һәм скрипка смычогы белән бүләкләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Лука Моромов Игорь Лерман "Новая волна"

Нет комментариев