Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Иман” мәчетенә имам-хатыйб билгеләнде

Суар бистәсендә төзелеп килүче иман йорты 2 каттан тора һәм 140 кешегә исәпләнгән.

Шәһәрнең Суар бистәсендә төзелеп килүче “Иман” мәхәлләсе мәчетендә имам-хатыйб буларак сайланган Хатыйпов Мөнир Мөнәвир улына шәhадәтнамә, мәчет уставы һәм теркәү документлары бирелде. Аларны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тапшырды. Соңрак имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов имамлык вазыйфасын кабул иткән Мөнир хәзрәткә ТҖ МДН тарафыннан бастырылган “Нигезләмә” һәм Коръән китапларын бүләк итте. Вакыйга әлегә төзелеш эшләре тәмамланмаган “Иман” мәчетендә үтте.

Чарада шулай ук Чаллы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, “Чаллы Яр” имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров, бистә башлыгы Әнвәр Таһиров, төзелеш иганәчеләре һәм мәхәллә кешеләре катнашты, дип хәбәр итә Яр Чаллы мөхтәсибәте. 

Сан буенча 16 нчы булачак “Иман” мәчете Суар бистәсенең Единства урамы, 26  адресы буенча төзелеп килә. Аның бинасы 2 каттан тора һәм 140 кешегә исәпләнгән.

фотолар: http://islamtatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам