Чаллының Комсомол районына башлык эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Комсомол районына башлык эзлиләр

Ул нинди таләпләргә ия булырга тиеш

Чаллы башкарма комитетында Комсомол районы башлыгы вазифасына конкурс игълан иттеләр.

Кандидатлардан гариза 4 апрельгә кадәр  кабул ителә. Конкурс комиссиясе муниципаль хезмәткәрне 7 апрельдә сайлаячак. 

Район башлыгына кандидатка таләпләр: югары белем, муниципаль хезмәттәге стажы ике елдан, белгечлеге буенча стажы дүрт елдан ким булмаска, моннан тыш, РФ һәм ТР Конституцияләрен, үзидарәгә һәм муниципаль хезмәтләргә кагылышлы федераль кануннарны, хокукый-норматив актларны, эш алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белергә тиеш. 

Исегезгә төшерәбез, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов 2021 елның март ахырында эштән киткән иде. Шуннан бирле район башлыгы вазифаларын Фидәрис Хабибуллин башкарды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


выборы сайлаулар татарстан чаллы район башлыгы

Нет комментариев