Чаллының Мәскәү проспекты дәвамы берничә этапка бүленеп төзеләчәк
Яңа юлдан җәмәгать транспорты да йөриячәк.
Быел Мәскәү проспектын озынайтуның беренче этабын тәмамларга ниятлиләр. Аны төзү өчен 1 млрд 200 млн сум акча бүлеп бирелә.
"400 млн сумга «Челнинка» елгасы аша күпер төзелеп бетәргә тиеш. Икенче этапта Мәскәү проспекты ЗЯБтагы Һади Такташ урамына тоташачак. Без «Притяжение» микрорайонын халык өчен уңайлы итәргә бурычлы. Дүрт полосалы юл булгач, биредә җәмәгать транспорты да йөри башлар. Шәһәребез үсә, саннар һәм фактлар – моның дәлиле", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев