Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының төп чыршысы утларын кабызды

«Туганнарыбыз Чаллы чыршысын күрергә дип, хәтта чит җирләрдән үк килде», - ди шәһәрдәшләребез.

Чаллының "Азатлык" мәйданында тантаналы төстә төп чыршының утларын кабыздылар. Бу уңайдан урында Кыш Бабай һәм Кар Кызы  катнашында бәйрәм тамашасы үтте. Чарага килгән кунакларны шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев сәламләде. "Быел без бик күп яхшы эшләр башкардык. Шәһәребезне төзекләндердек, матурлаттык, яңа биналар төзеп файдалануга тапшырдык. Сезгә, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде мэр.

Оештыручылар бәйрәмгә бик яхшылап әзерләнгән. Алар бу тылсымлы кичтә төрле уен-бәйгеләр үткәреп, олысының да кечесенең дә уңганлыгын, җитезлеген сынады. Шулай ук килүчеләр каршында шәһәр мәдәният учреждениеләре солистлары һәм сәнгать коллективлары да чыгыш ясады. 

“Азатлык" мәйданын елдан-ел матуррак бизи башладылар. Шәһәр җитәкчеләренә, заманча карашлы архитекторларыбызга зур рәхмәт. Туганнарыбыз Чаллы чыршысын күрергә дип, хәтта Мамадыштан ук килде. Биредә искиткеч матур", - ди шәһәрдәшебез Гүзәл Фәтхиева. 

Узган елдагындан аермалы буларак бәйрәм мәйданында, дөрестән дә, үзгәрешләр шактый. Үзәктә 2023 елның төп символы куян урын алган. Аның янәшәсендә су анасы, балерина, аю, кургаш солдат һәм башка бик күп әкият геройлары урнаштырылган. Моннан тыш, зур бүләк тартмасы формасында, дүрт яктан керү урыннары да булдырылган. Анда шәһәрдәшләребез гаиләләре белән кереп фотога да төшә алалар.

«Без чыршы янында зурлар да үзләрен балалар кебек шат хис итсен өчен тырыштык», – ди шәһәрнең  баш архитекторы Мәликә Шәмсиева. 

Әйтергә кирәк биредә Яңа ел чаралары алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Инде, бүген, 18 декабрьдә, кичке алтыда  аниматорлар шәһәрдәшләребезне интерактив бәйрәм программасында катнашып, бүләкләр отарга чакыра. 

Фотолар шәһәр хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел