Челтәрле белен
Яңалыклар тасмасы

Челтәрле белен

Телең йотмалы тәмле белен рецепты.

Бу тәбикмәкне пешерү бик җайлы булган кебек, ул шулкадәр тәмле дә килеп чыга. Челтәр сыман беленнәрне өчпочмклап бөкләп, савытка тутырганда, торт та алып торасы түгел. Табында бик тиз юк ителәчәк.

Кирәк булачак:

сөт – ярты литр;

су – ярты литр;

тоз – 1 чәй кашыгы (бик күп итмичә);

шикәр комы – 1 аш кашыгы;

йомырка – 2-3 данә;

аш содасы – чәй кашыгы очында.

Онны кирәгенчә алып, сыеграк кына камыр изәбез. Пешергәч, үсемлек мае һәм ак май кушып майлыйбыз. Майлар югары сыйфатлы һәм тәмле булырга тиеш. Ашларыгыз тәмле булсын!

чыганак: https://tulpar.info

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев