Шəhри Чаллы

Чаллыда муенса карагы тоткарланды

Чаллыда хокук сакчылары муенса карагын карагын тоткарлаган. Ул Урта Азия республикасыннан килгән 22 яшьлек егет. Җинаять очрагы турында беренче хәбәр автокалада 26 нчы июньдә килеп ирешә. Карак, 65/10 йорты янында 65 яшьлек хатын-кыз янына килә һәм аның муеныннан алтын муенсасын тартып алып, 3000 сумлык зыян сала. Әлеге хатын-кыз Чаллының барлык...

Шундый характердагы тагын 2 җинаять эше ачыклана. Беренчесенең корбаны 26 нчы бистәдә яшәүче 54 яшьлек чаллылы. Аның 6 меңлек муенсасын урамда тартып алып китәләр. Әлеге вакыйгадан соң төгәл 3 көн үтүгә, җинаятьче 57 яшьлек хатынга, 15 мең сумлык зыян китерә. Өч очракта да, зыян күрүчеләрнең сүзләре һәм төзегән фотороботлары тәңгәл килә.

22 яшьлек каракның кырын гамәлләренә ноктаны җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре куя. Ул Чаллының бер кибетендә җинаятьчене танып ала. Тоткарлаган вакытта, кесәсендә алтын муенса булуы да ачыклана. Тикшерүләр вакытта, ул үзенең гаебен тулысынча таный. Хәзерге вакытта урта Азия гражданинына 161 нче матдә буенча җинаять эше кузгатылган, аңа 4 елга ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: