Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы 9 Май бәйрәменә әзерләнә

Бүген шәһәрдә 947 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бер ел эчендә ветераннар саны 362 кешегә кимегән. Иң өлкән ветераннарга – Канидиев Иван Николаевич һәм Кравченко Александра Георгиевнага узган ел 100 яшь тулды.

«Мәгариф учреждениеләрендә, районнарда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурлау белән 669 чара үткәрү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Шуларның иң әһәмиятлеләре:

- Шәһәр укучылар советы депутатлары инициативасы белән үткәрелә торган «Моя семья причастна к той Победе» акциясе;

- «Лучший часовой Поста № 1» шәһәр конкурсы;

- ветераннар хоры һәм тимурчылар отрядлары белән берлектә «Голубой трамвай» акциясе;

- бишенче ел рәттән шәһәрдә «Поющие Челны» акциясе үткәрелә, аның барышында мәктәп хорлары сугыш еллары җырларын башкаралар;

- «Ветеран живет рядом» акциясе кысаларында тимурчылар отрядлары ветераннар янына йөри;

- быел «Письмо ветерану» акциясе старт алды, анда укучылар актив катнаша.

18-25 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Язгы игелек атнасы-2022» шәһәр иреклелек марафоны узды.  2022 елның 7 апреленнән 18 маена кадәр «Заман» яшьләр үзәге тарафыннан, укучылар өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, «Бөек Җиңү битләре» дигән тарихи интеллектуаль уен үткәрелә.

18 апрельдән 9 майга кадәр шәһәрнең эшче яшьләре балалары арасында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Память. Дети» видеопроекты тормышка ашырыла (53 видеоролик социаль челтәрләрдә урнаштырылган).

22 апрельдән башлап шәһәрдә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелә.

6 май көнне Яр буе паркы мәйданында Мариин театрының симфоник оркестры, дирижер Валерий Гергиев чыгыш ясаячак.

7 май көнне Җиңү паркында тынлы оркестрлар фестивале узачак.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар лаеклы үтсен өчен барысын да эшләргә кирәк», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев