Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты: Коронавируслы кешеләр яши торган йортлар исемлеге фейк

Автошәһәр мэриясендә ялган мәгълүматлар тараткан өчен 30 меңнән100 мең сумга кадәр штраф каралуын искә төшерделәр.

Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр яшәгән торак йортлар исемлеге дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралган иде. Әлеге исемлекне Чаллы башкарма комитеты ялган дип атады.

Коронавирус тесты уңай булган кешеләр яши торган адреслар исемлеге WhatsApp мессенджерында чыкты. Аннары ул «ВКонтакте»га күчте. Биредә Чаллы хакимиятенең рәсми төркемендә интернеттагы исемлеккә ни дәрәҗәдә ышанып була, дигән сорау бирелде.

Автошәһәр башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова исемлекне фейк дип атады һәм ялган мәгълүматларны тараткан өчен 30-100 мең сум күләмендә штраф каралуын искәртте.

 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев