Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты Төзүчеләр көне ковид сәбәпле булмый дигән хәбәрне кире какты

Шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

Чаллы башкарма комитеты, коронавирус чикләүләре аркасында шәһәрдә Төзүчеләр көнен бәйрәм итүне гамәлдән чыгару турындагы мәгълүматны кире какты.
«Безнең шәһәрдә Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе таләпләренә туры китереп уздырылачак», — дип хәбәр итте шәһәрнең Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова.
Төзүчеләр көне Яшьләр көне, Чәчәкләр фестивале һәм Яңа ел белән беррәттән чаллылылар календаренда төп бәйрәм булып санала. Бу истәлекле датага шәһәрдә, гадәттәгечә, легендар төзүче Евгений Батенчук монументына чәчәкләр салу, төзелеш тармагы хезмәтчәннәре парады, концерт һәм фейерверк була.
Быел бәйрәмгә Iowa төркеме килер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар