Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы батырлары Кузбасска китә

Монда Халыкара шахтерлар Сабан туе үткәрелә.

Яр Чаллы шәһәренең спортчылары Кузбассның 300 яшьлегенә багышланган Халыкара шахтерлар Сабан туенда катнашачак. Милли бәйрәмне үткәрү турында регион башлыгы Сергей Цивилев һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов сүз куешканнар. Сабантуй Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданында 26-27 июнь көннәрендә уздырылачак.   
Программа кысаларында ат чабышлары, шулай ук милли коллективлар концерты булыр дип көтелә. 27 июнь көнне милли көрәш ярышларына – Бөтенроссия ярышлары мәйданына Сабантуй – 2021 абсолют батыры Эльдар Хәмитов белән берлектә Рәнис Гыйләҗетдинов (финалда 150 килограммга кадәр булган спортчылар белән чыгыш ясаган көрәшче), шулай ук үз авырлык категорияләрендә батыр калган Азат Гаддрәшитов (85 кг) һәм Ленар Садыйков (75 кг) чыгачаклар. Җиңүчеләргә тәкә һәм автомобиль тапшырылачак.       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй көрәш