Шəhри Чаллы

Чаллы Боз сараенда янгын сүндерү системасын яңартуга 72 млн сум бүлеп бирәчәкләр

Шәһәр бюджетыннан 45 нче комплекста урнашкан Боз сараеның янгын сүндерү системасын яңартуга 72 млн сум юнәлдереләчәк.

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте: «Карар кабул ителде. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның куркынычсызлыгы - беренче урында булырга тиеш. Кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлектә, без моңа беркайчан да экономия ясамадык. Анда янгын сүндерүнең заманча системасы кирәк, күзәтчелек органнарының Боз сарае эшчәнлегенә бернинди дә шелтәләре булмасын! Бүген объект план режимында эшли. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ - ул гамәлдәге документ ". 
Янгын сүндерү системасын планлы ремонт барышында яңартачаклар, дип планлаштырыла. 
Әйтергә кирәк, шәһәр казнасыннан 200 млн сумнан артык акчаны Чаллыдагы балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең иминлеге системасын ныгытуга биргәннәр.

"Бу видеокүзәтү, хәбәр итү, коймалар, террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән бар нәрсә", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: