Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты статусын югалтка

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә, белем бирү учреждениесе техникумга үзгәртеләчәк.

Уку йортының тибын һәм исемен үзгәртү турындагы тәкъдим Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынды. Карар 2019 елның 1 сентябреннән законлы көченә керә.
Уку йорты 1972 елда Сәүдә-кулинария училищесы буларак оештырыла. 1994 елда лицей дип үзгәртелә, аннары көллият итеп үзгәртелә. Институт статусын һәм НГТТИ исемен 2007 елда алган.
Уку йортында аңлатуларынча, карар дәүләт йомгаклау аттестациясе процедурасын узу һәм дәүләт үрнәгендәге дипломнарны билгеләнгән срокларда бирү регламентын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Техникумда бюджет акчасы хисабына уку өчен гаризалар кабул итү расланган контроль саннар буенча алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев