Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре дезинфекция чаралары алу өчен субсидияләр рәсмиләштерүгә гаризалар бирә

Яр Чаллыда 492 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты коронавирусны профилактикалау буенча чаралар үткәрү өчен бер тапкыр бушлай түләү алуга гариза тапшырган.

Бу хакта бүген Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева хәбәр итте. "Өч көн эчендә әлеге субсидияне алырга мөмкин булган барлык МСП объектларының 28%ы гариза бирде", - диде ул.

Субсидия кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга бирелә. Субсидия күләме 15 мең сум тәшкил итә. Ялланган хезмәткәрләр булганда, һәр кешегә 6500әр сум исәпләнә. Программа 15 июльдән 15 августка кадәр гамәлгә ашырыла һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 2 июлендәге №976 карары белән регламентлана.

Әлеге мәсьәлә буенча аңлатма биреп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, булган ярдәм чаралары турында белсеннәр өчен, кешеләргә мөмкин кадәр киңрәк мәгълүмат бирергә кирәк, дип билгеләп үтте. "Тагын бер кат массакүләм мәгълүмат чараларының һәм безне ишетүчеләрнең игътибарын җәлеп итәбез: кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар таләпләрне үтәү белән бәйле федераль ярдәм чаралары бар. Инде 492 предприятие гариза биргән. Алар шәхси саклану предметларын һәм антисептикларны сатып алуга юнәлдерелгән акчалар алачак. Дәүләт бу акчаларны субсидияли. Бу акчаларның резервланган булуына тагын бер кат игътибар итүегезне үтенәм", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев