Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре һәм ССП резидентлары өчен "Белем атнасы" оештырыла

Укытучылар көне уңаеннан «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге Сәүдә-сәнәгать палатасы резидентлары һәм эшмәкәрләре өчен "Белем атнасы" белем бирү проектын оештыра.

Катнашучыларга салымны исәпләү өчен кадастр бәясен билгеләү, тиз түләү системасы, OZON, Wildberries һәм KazanExpress маркетлейсларында эшләү турында сөйләячәкләр. Укулар видеоконференция форматында узачак.
«Салымны исәпләү өчен кадастр бәясен билгеләү» һәм «Кече бизнес өчен яңа мөмкинлекләр: кәрәзле телефон кулланып товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә түләү» темаларына вебинарлар 5 октябрьдә узачак. Маркетплейслар белән эшләү нигезләре буенча белем бирү марафоны 8 октябрьдә старт ала. Проект турында тулырак мәгълүмат белән биредә (http://tppzkam.ru/ru/news/429887/?print-mode) танышырга һәм катнашу өчен гариза калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр