Чаллы эшмәкәрләрен бизнеска ярдәм итү буенча чаралар сериясенә чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләрен бизнеска ярдәм итү буенча чаралар сериясенә чакыралар

16 мартта 13:00 сәгатьтә шәһәр эшмәкәрләре өчен "АЧЫК ДИАЛОГ" оештырыла, анда яңа кризис шартларында бизнес проблемалары турында фикер алышып булачак.

17 мартта 11:00 сәгатьтә «Бизнесны коткарачак юридик лайфхаклар» конференциясе узачак.

18 мартта 11:00 сәгатьтә «Санкцияләр шартларында банк системасы эшләвен оештыру» темасына түгәрәк өстәл башлана. Спикерлар һәм чыгыш ясаучылар арасында ВТБ, СберБанк, Промсвязь банк, Газпромбанк һәм Автоградбанк вәкилләре булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев