Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы “КАМАЗ” юбилеена театр, боз аренасы булдырырга һәм трамвайларны яңартырга тели

Чаллы “КАМАЗ”ның юбилеена театр, боз аренасы һәм яңа трамвайларны бүләккә алырга тели. Бу хакта Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев әйтте.

Чаллыда “КАМАЗ”ның 50 еллыгына әзерләнүгә багышланган киңәшмә узды.

Республика җитәкчесе очрашуда Кама аръягы агломерациясе лаеклы социаль инфраструктурага ия булырга тиеш, аны яңарту юбилейга зур бүләк булачак диде.

“КАМАЗ” юбилее камазлылар өчен генә түгел, ә шәһәр, республика, ил өчен зур вакыйга, диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

“Автогигантны бөтен ил төзеде” – бу искергән фраза түгел, ә тарихи факт. Тарихи вакыйганы киңкүләмле итеп үткәрергә кирәк. Без “КАМАЗ” юбилеена әзерлек буенча тулы программа әзерләдек, аны федераль, республика үзәкләренә, “Ростех” дәүләт корпорациясенә юлладык. Программага тантаналы чаралардан тыш шәһәрне социаль яктан үзгәртү чаралары да кертелгән. Чаллыга театр өчен бина, ябык боз сарае, трамвайларны яңарту кирәклеге беркем өчен дә сер түгел”, - диде Мәһдиев.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ростех” дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Кагогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев