Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе гамәлдә булмаган фирмада эшлим дигән ялган белешмә ясаган

Чаллы кешесе гамәлдә булмаган фирмада эшлим дигән ялган белешмә ясап шәһәрдә йөргән Хокук саклаучылар соңгы тәүлектә 970 административ хокук бозу очрагын теркәгән.

Алар иң күбе ялган белешмә куллану очракларын ачыклый. Чаллыда узган ялларда ялган белешмә кулланган алты очракка тап булган. Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат  гамәлдә булмаган фирманың реквизитларын кулланып, печать ясаган һәм шул рәвешле үзенә Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада йөрергә мөмкинлек бирә торган белешмә эшләп куйган. Бу очракта аны иң күбе алты айга кадәр ябып куярга мөмкиннәр.
Бу хакта журналистларга Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев