Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе Мәккәгә сәфәре өзелгән өчен “Хаҗ-фонд”тан 145 мең сум түләттергән

2017 елның августында Автошәһәрдә яшәүче фирмадан 95 мең сумга хаҗга юллама сатып алган, әмма Мәккәгә сәфәре өзелгән.

Чаллы кешесе Мәккәгә сәфәре өзелгән өчен “Хаҗ-фонд”тан 145 мең сум түләттергән. Бу турыда шәһәр суды хәбәр итә.
Зыян күрүче “Хаҗ-Фонд” ҖЧҖтән юллама бәясен һәм рухи зыян өчен компенсация түләттерү үтенече белән судка мөрәҗәгать иткән. Гаризада 2017 елның августында хатын-кыз компания белән 95 мең сумлык хаҗга юллама сатып алу турында килешү төзүе турында язган. Әмма туристлык фирмасы вазифаларын үтәмәгән һәм хатын-кыз Мәккәгә бара алмаган.
Компания 2018 ел ахырына кадәр акчаны кайтарырга вәгъдә иткән, әмма түләмәгән. 2019 елның гыйнварында хатын-кыз компаниягә дәгъвә белдергән, җавап булмаган.
Суд зыян күрүчегә юллама бәясен (95 мең сум), 2 мең сум күләмендә рухи зыян өчен компенсация һәм килешү таләпләрен үтәмәгән өчен тагын 48,5 мең сум (ирекле рәвештә) түләү турында карар чыгарган.
"Татар-информ" агентлыгы “Хаҗ-Фонд” компаниясе 2017 елда хаҗ сезонын уңышсыз тәмамламау сәбәпле, аккредитациясез калуын хәбәр иткән иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184747/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев