Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакиме оешмалар буенча йөрде

Җитәкчеләр Чаллы хакименә роботларның ничек товар ясавын күрсәттеләр.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова белән эшмәкәрлек ункөнлеге кысаларында “Лизинг-грант” программасы буенча дәүләт ярдәме алган предприятиеләрдә булды.

“КиМ”, “Стис – Яр Чаллы”, “Кристалл-плюс”, “Автотехник” предприятиеләре 2017 елда дәүләт ярдәме алган иделәр. Проект шартлары буенча, дәүләт лизингка алган җиһазлар бәясенең 30%ы күләмендә эшмәкәрләргә субсидия бирә. Аны кире кайтарырга кирәкми.

Шәһәр җитәкчеләре башта “КиМ” компаниясендә булдылар. Биредә 13 ел дәвамында “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең төп конвейеры өчен комплектлаучы товарлар җитештерелә. Узган ел предприятиегә 1,3 миллион сум субсидия бирелгән. Компания директоры Николай Майзельс 30 ел автогигантта эшләгәннән соң, үз эшен ачкан. Шулай итеп ул 22 кешегә өстәмә эш урыны булдырган, биредә уртача хезмәт хакы 47 мең сум. “Предприятиедә кадрларга кытлык юк. Безгә эшкә килергә чиратта торалар”, – ди Николай Майзельс.

Делегация барган икенче предприятие “СтиС – Яр Чаллы” компаниясе. Базарда 5,5 ел гына эшләвенә карамастан, ул заманча чит ил технологияләре кулланып, уңышлы гына эшли. Биредә пыяла һәм пыялапакет җитештерелә. Субсидия рәвешендә бирелгән 2,3 миллион сум акчага 2 ГАЗ “ГАЗОН-NEXT” һәм 5 “ГАЗЕЛЬ” машинасы алганнар. Җитәкчеләр роботларның ничек товар ясавын күрсәттеләр.

“Кристалл-плюс” предприятиесе 2018 елның 1 гыйнварына 4 миллион сум салым түләгән. Биредә тимер юллар өчен кирәкле продукция җитештерелә. Компания “Лизинг-грант” программасы буенча 2,3 миллион сум субсидия алган. Директор Виталий Родин әйтүенчә, биредә 100дән артык кеше эшли. Аларга вакытында лаеклы хезмәт хакы түләнә. Наил Мәһдиев 1999 елда барлыкка килгән “АВТОТЕХНИК”ның эшчәнлеге белән танышучы беренче шәһәр җитәкчесе булып чыкты. Биредә “КАМАЗ” һәм “УралАЗ” заводлары өчен комплектлаучы детальләр, кыскасы автомобиль сәнәгате өчен кирәкле товарлар җитештерәләр. Биредә хезмәт куючы 123 кеше эшли. Аларның күпчелеген 35 яшьлекләр тәшкил итә. Компания җитәкчесе Рәмзил Хаҗиев әйтүенчә, агымдагы елның августында биредә төзелә торган завод өчен кабина ясый торган яңа җиһазны эшләтергә җыеналар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев очрашу ахырында предприятиеләр җитәкчеләрен, эшмәкәрләргә киләчәктә дә ярдәм булачак дип ышандырды. “Бүген эшмәкәрлеккә ярдәм итү инструментларының эшләгәненә һәм эшләячәгенә кабат инандым. Шәһәр аларга киләчәктә дә муниципаль, республика һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм итәчәк”, – диде ул.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы