Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын бозга чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим һәм актуаль мәсьәлә булып тора, бигрәк тә су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган боз каткан чорда.

«Боз астында балык тотарга яратучыларның ныгып җитмәгән бозга чыгуы, гражданнарның автомобильдә бозга чыгуы, бозда санкцияләнмәгән җәяүлеләр кичү урыннарын куллану – бозда үлүнең төп сәбәпләре булып тора.  Балалар үзләренең шуклыгы һәм ата-аналар һәм өлкәннәр тарафыннан карау җитмәү сәбәпле үлә», - ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2021 елда су объектларында һәлак булучылар саны 2%ка кимегән.
Иң куркыныч участок булып Түбән Кама ГЭСы плотинасы районындагы Түбән Бьеф тора. 112 хезмәтенә Түбән Кама ГЭСының тыю зонасында балыкчыларның бозда булуы турында даими хәбәрләр килә.
Су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кышкы балык тотарга яратучыларны контрольдә тоту максатыннан, Дәүләт Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары белән берлектә һава мендәре судносы булган «Троя» Шәхси сак предприятиесе ҖЧҖ көче белән Түбән Кама ГЭСының Түбән бьефында тәүлек буе кизү тору оештырылды. 
Көн саен кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда Дәүләт Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе штаттан тыш Дәүләт Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Суда коткару җәмгыяте инспекторларын, 6 нчы зона эзләү-коткару отряды коткаручыларын, Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Балык күзәтчелеге вәкилләрен, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләрен, полиция хезмәткәрләрен җәлеп итеп боз калынлыгын үлчәү белән патрульлек итәләр.
Бүгенге көндә сулыкларда боз калынлыгы 3-5 см тәшкил итә, аномаль җылы һава торышы һәм яңгырлар аркасында Кама, Мәләкәс кебек елгаларда ачык су участоклары бар.
«Хөрмәтле чаллылылар, суда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез һәм балаларны караусыз калдырмагыз», - дип мөрәҗәгать итте Әбүзәр Ногуманов.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига боз түбә бала коляска