Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кибетләренең берсендә кассирга һөҗүм иткәннәр

Шаһитлар сүзләренә караганда, сатып алучы кассирга чәләренең озынлыгын сәбәп итеп, канәгатьсезлек белдерә.

Чаллы супермаркетларының берсендә күңелсез вакыйга була. Анда ир-ат кассирның ияген сугып сындыралар. Барысына да соңгысының тышкы кыяфәте сәбәпче була.  

Шаһитлар сүзләренә караганда, сатып алучы кассирга чәләренең озынлыгын сәбәп итеп, канәгатьсезлек белдерә һәм терсәге белән битенә суга. Вакыйга урынына килгән медицина хезмәткәрләре кибет хезмәткәренең аскы ияге сынган булырга мөмкин дип, якынча диагноз куя. Хастаханәдә үткәрелгән  рентген-тикшеренүеннән соң аларның сүзләре раслана. 

Сатып алучыга карата җинаять эше ачыла. Аны 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига