Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән

Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын күздә тота. Шул максатта быел Татарстанда якынча 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 калкулыклы урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла. Дәүләт башлыгы әлеге проектларның максатларын 2020 елның 21 июлендәге 474нче номерлы указы белән билгеләде. Халык телендә аны «май» указлары дип атап йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус