Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Хаҗга юллама отты

Казанда билбау көрәше буенча күренекле татар дин галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнир узды, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелмасы беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урынны Үзбәкстан командасы яулады. Өченче урында – Таҗикстан җыелмасы. Җиңүче командага 105 мең сум, икенче һәм өченче урын алган командаларга 49 мең һәм 35 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Үз категорияләрендә беренче урын яулаган Татарстан спортчылары арасында төп бүләккә җирәбә үткәрелде. Аның шартлары буенча спортчы ислам кануннарын үтәүче һәм моңа кадәр хаҗга бармаган мөселман булырга тиеш иде.

Шул рәвешле, җирәбә буенча турнирның иң олы бүләген – Олуг хаҗга юлламаны Чаллы көрәшчесе Альберт Хәертдинов отты. 24 яшьлек егет 90 кг. авырлык категориясендә җиңде.

Билбау көрәше буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган Халыкара турнирны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Спорт министрлыгы, Халыкара билбау көрәше федерациясе, Татарстан Билбау көрәше федерациясе оештырды. Ярыш, яшьләрнең рухи-әхлакый һәм физик үсешен тәэмин итү, дөньяның төрле илләреннән килгән катнашучылар арасында дуслык һәм спорт элемтәләрен ныгыту, дөньяның мөселман яшьләре арасында спортчыларны билбау көрәше белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, үткәрелде.

Быел турнирда Россия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан көрәшчеләре катнаша. Россия данын исә ике команда – билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелмасы һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе җыелма командалары яклады. Спортчылар 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә көч сынашты.

 

http://maydan.tatar/chally-koreshchese-xajga-yullama-otty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X