Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызлары волейбол буенча ачык Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче урында

Чаллы кызлары Кукмарада узган волейбол буенча ачык Беренчелек нәтиҗәләре буенча беренче урынны яуладылар.

«Стрела» хатын-кызлар командасы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты һәм беренче урынга лаек дип танылды. Икенче урында Байлар Сабасыннан кызлар командасы, өченче урында турнир хуҗалары.
Җиңүче команда кубок, грамота, медальләр һәм «Кукмара металл савыт-саба заводы» ААҖ компаниясеннән истәлекле призлар белән бүләкләнде. Иң яхшы уенчы дип Виктория Булгакова танылды.
Команданың сәфәре «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» Компанияләр Төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Ляпунов Андрей Владимирович ярдәме белән узды.
Проект төрле юнәлештәге волейболны үстерү, югары спорт нәтиҗәләренә ирешү, шәһәр халкының физик сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X