Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы “Лучше всех” телепрограммасында Кыш бабайлар турында күп белүе белән шаккатырды

Алиса 2,6 яшьтә укый башлаган

Биш яшьлек Чаллы кызы Беренче каналда “Лучше всех” телепрограммасында катнашты һәм дөньядагы Кыш бабайлар турында күп белүе белән шаккатырды.

“Алисаның Яңа елга бер генә түгел, ә ун бүләк алу мөмкинлеге бар. Ул һәр илдәге Кыш бабайның исеме ничек булуын белә.

Алиса Максим Галкинга балалар бакчасына һәм театр мәктәбенә йөрүен сөйләде, шулай ук Гаваийлар кар бөртеген ничек дип атыйлар дигән табышмакка җавап та табарга тәкъдим итте.

Алисаның әти-әнисе кызларының 2,6 яшьтә укый башлавы турында сөйләде. Биш яшьлек кыз яза да белә һәм "энергине саклау законы” сүзтезмәсен дә язарга өйрәнгән.

Аннары Алиса 9 төрле илнең Кыш бабайлар тарихын сөйләгән. Ә шул вакытта Америка, Финляндия, Гавайи һәм хәтта Африка Кыш бабайлары сәхнәгә чыга барды. Аннары Алиса Филипп Киркоров белән бергә җырлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев