Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы медиклары өчен 3000 саклагыч костюм тегеләчәк (+видео)

Чаллының «Триада» һәм «Броско» тегү компанияләре 2 нче Шәһәр хастаханәсе, йогышлы авырулар хастаханәсе һәм сугыш ветераннары өчен госпиталь медперсоналына саклагыч костюмнар әзерлиләр. 2 580 костюм тегелгән һәм учреждениегә тапшырылган инде. Тагын 420 костюм әзерләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Финанслау шәһәр бюджетыннан гамәлгә ашырыла: "Муниципалитет ярдәм итәргә әзер, без әзер һәм үз көчебезне куябыз. Саклагыч костюмнар тегү, хастаханәләргә азык-төлек яки башка ярдәм күрсәтү өчен финанс ресурсларын табабыз", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм тегү компанияләренә оператив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 

«Триада»ның башкарма директоры Гөлназ Садриева, костюм комбинезоннан, кулга кия торган өлештән, бахиладан һәм баш киеменнән тора, дип аңлаты. Комплектны махсус билгеләнештәге тукылмаган полотнадан-спанбондан әзерлиләр. Тегүчеләр бер костюм булдыруга уртача 1,5 сәгать сарыф итә. Көнгә 150-200 костюм әзерләнә.

 

 

Башта компания табиблар өчен костюмның үрнәк партиясен әзерләгән иде. Гөлназ Садриева сүзләренә караганда, медиклар костюмнарның сыйфатын югары бәяләделәр.

 

 

Саклагыч костюмнар – бер тапкыр кулланыла торган һәм аннан соң махсус таләпләр буенча утильләштерелә: "Чыгымнар зур, кешеләр шактый актив эшли. Шуңа күрә шәхси саклану чаралары безнең медицина хезмәткәрләре өчен кирәк", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

 

Исегезгә төшерәбез, «ТЭМПО» холдинг компаниясе составына керүче «Заманча технологияләр» Чаллы оешмасы автомат линияләрдә гигиена битлекләре җитештерүне башлап җибәрде. Компания җитәкчелеге хәйрия ярдәме күрсәтте – 20 мең битлек күләмендәге беренче партия дәвалау оешмаларына тапшырылды.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев