Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы медицина көллияте директоры урынбасарына шулай ук өй аресты билгеләделәр

Закирова абитуриентның уку йортына керүе өчен әти-әниләрдән ришвәт алуда катнашуын кире кага.

Чаллы медицина көллияте директоры урынбасары Гөлнара Закирова да өй арестына озатылды.
Чаллы суды тикшерүнең Гөлнара Закированы кулга алу турындагы үтенечен кире кагып, аңа 30 августка кадәр өй аресты билгеләде.
Закирова абитуриентларны уку йортына кертү өчен әти-әниләреннән ришвәт алуда катнашуын кире кага. Ул үзен сак астына алмауны үтенә, аерылышканнан соң ялгызы гына балигъ булмаган кызын тәрбияләвен, ә олы улы югары уку йортында укуын һәм аның ярдәменә мохтаҗ булуын әйтә. 

 

Фото: kazan.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять