Чаллы медицина учреждениеләре территорияләрендә 105 агач утыртылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы медицина учреждениеләре территорияләрендә 105 агач утыртылды

Яр Чаллыда, 10 сентябрьдән башлап, көзге агачлар утырту бара.

Хәзерге вакытта 6 705 яшел үсенте утыртылган, шуларның 105е - шәһәрнең медицина учреждениеләре территорияләрендә.

Шулай итеп, бишәр чыршы 7 нче шәһәр поликлиникасы, 3 нче шәһәр поликлиникасы һәм 1 нче балалар стоматологиясе поликлиникасы территорияләрен бизәделәр. 2 нче шәһәр хастаханәсе янындагы территориядә 20 агач - чыршы һәм миләш утыртылды. Чәршәмбе көнне уздырылган өмәдә Тукай исемендәге яр буенда Сугыш ветераннары өчен госпитале каршында 70 миләш утыртылды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


экология агач акция пластик чимал

Нет комментариев