Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэриясендә танылган полярник Владимир Чуков белән очрашу узды

Чаллыда Арктика һәм Антарктиканы тикшерүче, "Мактаулы полярник", "Арктика" экспедицион эшчәнлеккә ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды президенты, сәяхәтче Владимир Чуков белән очрашу узды.

Чаллыда Арктика һәм Антарктиканы тикшерүче, "Мактаулы полярник", "Арктика" экспедицион эшчәнлеккә ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды президенты, сәяхәтче Владимир Чуков белән очрашу узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул Рус география җәмгыяте әгъзалары белән бергә Яр Чаллыга «Географик диктант» акциясендә катнашырга дип килде. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин кунакларга шәһәрнең бүген ничек яшәве турында сөйләде. Владимир Чуковның Чаллыга беренче сәфәре. Ял көннәрендә кунак шәһәр белән танышты. Шулай итеп, кичә ул делегация белән яңа 41 нче мәктәптә булды, анда Чаллы укучылары белән очрашты һәм диктант үткәрде. "Барысы да янәшәдә - мәктәп, балалар бакчасы, инфраструктура булуы бик яхшы. Искиткеч шәһәр!"- дип танылган сәяхәтче тәэсирләре белән уртаклашты.

 

Владимир Чуков бөтен гомерен Арктиканы өйрәнүгә багышлый. Ул Арктикага һәм Антарктидага 30дан артык экспедиция оештыра. «Мактаулы полярник» исеменә ия. Adventure Stats бәйсез халыкара эксперт төркеме мәгълүматлары буенча, Владимир Чуков – дөньяда дүрт тапкыр чаңгыда Төньяк полюска җиткән бердәнбер кеше. Иң танылган экспедиция –1998 елда узган «Россия - Төньяк полюс - Канада» чаңгы походы.

 

 

Ринат Абдуллин киләчәктә Чаллы яшьләре белән очрашулар оештырырга, аларны сәяхәтләр белән таныштырырга, шулай ук Россия территориясен өйрәнүгә этәрергә тәкъдим итте. Очрашу ахырында Владимир Чуков Башкарма комитет җитәкчесенә үзенең сәяхәтләре турында китап бүләк итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38500

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев