Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шәһәргә автобуслар сатып алу мәсьәләсен шәрехләде

Кичә «галстуксыз әңгәмә» программасы авторы һәм алып баручысы Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр тарафыннан зур һәм урта сыйдырышлы автобуслар сатып алу мәсьәләсен шәрехләде.

 "Без бу мәсьәлә буенча шәхси пассажир йөртүчеләр белән эшлибез. Агымдагы елның февраленнән башлап төрле җитештерүчеләрнең күп санлы автобуслары сыналды: Минск автобус заводы да, "Лотос" компаниясе дә, башка компанияләр дә. Тест-драйвлар үткәрделәр, әмма автобуслар сатып алуга коронавирус белән булган мәсьәлә билгеле бер төзәтмәләр кертте. Гыйнвар-февраль айларында исәпләп чыгарылган финанс моделе бүген "озак яшәргә боерды". Пассажирлар ташуга ихтыяҗ кимеде. Вируска кадәр булган чор белән чагыштырганда трамвай йөртүгә ихтыяҗ – 50%ка, автобусларга ихтыяҗ 70%ка кимегән. Шуңа күрә бүген без шәхси пассажир йөртүчеләребез урта һәм зур сыйдырышлы автобуслар сатып ала алсыннар өчен, башка финанс моделен карыйбыз. Шәһәр җитәкчелеге көн тәртибеннән бу мәсьәлә алынмады. Әлегә ул паузага куелган. III-IV кварталда, шул исәптән икътисадый вәзгыять ачыклангач, без бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз", - диде шәһәр башлыгы.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ел башыннан шәһәр бюджеты 200 млн сум акча алып җиткермәгән. "Ел ахырына без 1 млрд сумга якын акча алалмый калырга мөмкинбез, бу шәһәр өчен шактый сизелерлек сумма", - дип аңлатты Наил Мәһдиев. 

 

Шәһәр мэры коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан икътисадый шартларда автокалада  пассажирлар агымы шактый кимеде, дип ассызыклады. "Пассажирлар булмаса, кредит ресурслары буенча алынган автобус ничек түләнәчәк? МАЗлар сатып алырга әзер идек инде. Смоленскидан 20 автобус март-апрель айларында безгә озатылырга тора иде. "Сбербанк" белән финанс моделе эшләнде. Безнең шәхси пассажир ташучылар белән сөйләшүләр алып барылды. Әмма бүгенгә вәзгыять шундый", - дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев