Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы узды

Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы уздырылды. Чарага ТР мөсеманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин килде.

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин 2017-2020 еллар эчендә Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан башкарылган эшчәнлек белән таныштырып үтте.  Хисап имамнар тарафыннан бертавыштан канәгатьләнерлек дип кабул ителгәннән соң, Равил хәзрәт Зөфәров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чаллы мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсиб вазыйфасына Әлфәс хәзрәтне тәкъдим иткән хатын укып үтте. Аны имамнар бертавыштан кабул итте һәм Әлфәс хәзрәткә янә имам-мөхтәсиб шәһадәтнамәсе тапшырылды. Соңрак мөхтәсибәт шурасы һәм комиссия әгъзалары составы кабул ителде.  Әлфәс хәзрәт, ышаныч белдергәннәре өчен Чаллы имамнарына рәхмәтен белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз