Чаллы мәктәпләренә быел җиде меңнән артык укучы беренче сыйныфка килә
Чаллыда быел 7462 бала беренче сыйныфка укырга килә.
Шәһәрдә барлыгы 275 беренче сыйныф булачак. Укучыларны мәктәпкә кабул итү 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстанда барлыгы 47362 бала беренче тапкыр мәктәп бусагаларыннан атлаячак.
Яңа уку елына республикада алты яңа мәктәп — өчесе Казанда һәм Чаллы, Түбән Кама, Теләче районында берәр мәктәп ачыла.
http://maydan.tatar/chally-mekteplerende-byel-jide-mennen-artyk-ukuchy-berenche-syjnyfka-kile/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев