Чаллы әниләрен LADY MAMA фестивалендә катнашырга чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы әниләрен LADY MAMA фестивалендә катнашырга чакыралар

Чаллы әниләре LADY MAMA -2022 фестиваленә катнашырга мөмкин. Конкурс инде дүртенче ел рәттән үткәрелә, анда катнашучы әниләр була, алар бала карау ялында. Фестивальне «Заман» яшьләр үзәге оештыра.

Гаризалар 2022 елның 10 февраленә кадәр mczaman@mail.ru электрон адресына «LadyМА - 2022» тамгасы белән кабул ителә.
Конкурс финалы 2022 елның 4 мартында узачак. Конкурста катнашучыларга түбәндәге сынауларны узарга кирәк булачак: иҗади формада визитка-презентация (видеоролик, фото-презентация һ.б.), интерактив интеллектуаль конкурс (сорау-җавап) һәм иҗади номер (музыкаль, шигъри, бию, сәхнә жанрлары һ.б.).

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев