Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы педагоглары «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» конкурсында сынатмадылар

15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы узды.

Тугыз номинациядә Россиянең 34 төбәгеннән 85 педагог катнашты. Чаллы педагоглары үз номинацияләрендә иң көчле унлыкка керделәр. Шулай, «Табигый-фәнни юнәлештәге өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә безнең шәһәрдән Венера Зарипова (1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае); «Туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендә өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә 15 нче балалар иҗат йорты Ольга Бычкова; «Өстәмә белем бирүдә остазлык» номинациясендә «Кванториум» балалар технопаркының фәнни-техник эшчәнлеге буенча әйдәп баручы белгеч Игорь Фукин чыгыш ясадылар.
Финалистлар таныш булмаган аудитория белән ачык иҗади дәресләр үткәрделәр, «4К: команда төзү, креативлык, коммуникацияләр һәм критик фикерләү» импровизация конкурсы кысаларында 2025 елга кадәр «Һәр баланың уңышы» федераль проекты өчен эшчәнлекнең яңа эчтәлегенең стратегик проектын эшләделәр һәм тәкъдим иттеләр, конкрет категория балалар өчен өстәмә белем алу моделен булдыру буенча карарлар тәкъдим иттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Игорь Фукин өстәмә белем бирү өлкәсендә Россиянең иң яхшы остазлары өчлегенә керде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф