Чаллы педагоглары «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Чаллының җиде педагогы Казанда уздырылган тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге педагогик кадрлар һөнәри осталыгы конкурсларында иң яхшылар исеме өчен ярыштылар.
Катлаулы республика сайлап алу этапларын уңышлы узып, алар республика дәрәҗәсендә үзләренең осталыкларын күрсәтте.
"Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021" конкурсында җиңүче дип Игорь Фукин танылды. Ул "Кванториум" балалар технопаркының фәнни-техник эшчәнлек буенча әйдәп баручы белгече, номинациясе "Өстәмә белем бирүдә остазлык".
27 педагог арасында ярышның җитди финал бәйгесендә лауреат исеменә өстәмә рәвештә 14нче балалар-яшүсмерләр үзәге педагогы Руслан Герасимов лаек булды. Конкурс лауреаты Ольга Бычкова (15нче балалар иҗат йорты) туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендә иң яхшысы булды. Венера Зарипова (1нче балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае) табигый фәннәр юнәлешендә беренчелекне яулады.
«Балалар иҗтимагый оешмаларының тәрбияви траекторияләре» номинациясендә «Кеше тәрбияләргә» һөнәри осталык конкурсында 2 урынны Гөлнара Әхмәтова (2нче гимназия) алды. «КЛАССлы коллектив тәрбияләү» номинациясендә 3 урынга 30нчы мәктәп педагогы Алия Муллахмәтова лаек булды. «ПЕДАГОГ-ПСИХОЛОГ - 2021» һөнәри осталык конкурсында 3 урынны Светлана Кузнецова яулады (25нче урта гомуми белем бирү мәктәбе).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында барлыгы тугыз өстәмә белем бирү юнәлешендә республиканың 130 педагогы катнашты.
Фото: http://nabchelny.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев