Шəhри Чаллы

Чаллы педагогы «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2021» конкурсының зональ этабында җиңде

7 октябрьдә Алабугада «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зональ этабы узды.

Ул ел саен 2009 елның 21 гыйнварындагы 7-ТРЗ номерлы «Җәмәгать тәрбиячеләре турында» Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.  
Чаллының 55 нче мәктәбе педагог-психологы Минзилә Нямаева конкурста катнашты һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Хәзер ул шәһәр данын республика этабында яклаячак.

http://nabchelny.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: