Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Пенсия фонды искәртә: хезмәткәрләр турында мәгълүматлар 1 мартка кадәр кабул ителә

Гомумән алганда, 2018 ел өчен Чаллы оешмалары 290 меңнән артык хезмәткәр буенча хисап тотарга тиеш. Пенсия фонды 2019 елның 1 мартында хисап кабул итүнең соңгы көнен искә төшерә.

Эш бирүчеләр үз хезмәткәрләре өчен мәгълүматләрны елга бер тапкыр бирәләр. Әлегә шәхси счетларда йөздән артык кеше турында мәгълүмат юк. Алар шулай ук Россия Пенсия фондында гражданнарга бирелә торган яки ведомствоның рәсми сайтында шәхси кабинетында чагылдырыла торган күчермәләрдә дә юк.
 2019 елдан тәкъдим ителгән мәгълүматларның формалары һәм форматы үзгәрде. Эш бирүчеләр аларның үзгәрешләрен Россия Пенсия фонды сайтының  "Бушлай программалар, форма һәм беркетмәләр" бүлегендә күзәтеп тора ала.
Хисаплылыкны электрон элемтә каналлары буенча тапшырырга тәкъдим ителә. Әгәр хисап вакытында тапшырылмаган яки мәгълүматлар дөрес булмаган икән, эш бирүчегә мондый һәр хезмәткәр өчен 500 сум күләмендә штраф яный.
Хисап кабул иткәннән соң, Россия Пенсия фонды белгечләре март дәвамында 2018 елда чаллылылар саны турында мәгълүматларны тулыландырачак. Яңартылган мәгълүматларны шәһәр халкы Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында апрель аенда күрә алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев