Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полиция гарнизонында Ачык ишекләр көне узды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсендә югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучылар өчен экскурсия оештырылды.

 Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсең киңәшмәләр залы тулысынча яшьләр белән тулды, алар уку тәмамланганнан соң үз тормышларын хокук тәртибе органнары белән бәйләргә карар итә. Идарәнең кунаклары арасында 200гә якын укучы бар иде. Алар-КФУның Яр Чаллы институты, ТИСБИ, Идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы филиалы, Яр Чаллы педагогия университеты, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Чаллы педагогия көллияте студентлары.

Гарнизон традицияләре һәм полициянең төрле бүлекчәләре эше белән укучыларны идарә башлыгы урынбасары Антон Перепеченов таныштырды. Эчке хезмәт майоры, идарәнең шәхси составы белән эшләү бүлеге башлыгы Шамил Әхсанов Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә таләпләр, полиция эшчәнлеген җайга салучы законнар, буш вакансияләр турында сөйләде. Катнашучыларга һөнәр сайлау буенча уңышлар теләп идарә каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Манфред Мансуров һәм Ветераннар советы рәисе Гомәр Хәсәнов мөрәҗәгать иттеләр.

Икътисадый җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Талипов һәм идарәнең Экспертиза-криминалистика үзәге башлыгы урынбасары Альберт Петров үз бүлекчәләренең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар. контрольдә тоту бүлеге белгече Ренат Тәхәветдинов студентларга наркомания куркынычы һәм аңа каршы көрәш чаралары турында хәбәр итте. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге белгече Ренат Тәхәветдинов булачак хокук саклаучыларга наркомания куркынычы һәм аңа каршы көрәш чаралары турында хәбәр итте.Полициянең төрле хезмәтләре вәкилләрен тыңлаганнан соң идарә кунаклары экскурсиягә киттеләр. Аларга патруль-пост хезмәтенең аерым батальон хезмәткәрләре үз коралларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар идарәнең кизү частендә, Экспертиза-криминалистика бүлегендә һәм эчке эшләр идарәсе музеенда булдылар.

 

http://nabchelny.ru/news/35782

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев