Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләренә җитештерү травматизмын кисәтү өчен 78 млн сум акча бүлеп бирелгән

Социаль иминият фонды машина төзелеше предприятиеләре өчен җитештерү травматизмын киметү чараларына 78 млн сум бүлеп биргән. Бу узган ел белән чагыштырганда 30 млн сумга күбрәк.

"Без ел саен предприятиеләр, оешмалар, иминләштерүчеләргә эшчәнлек зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторлары белән бәйле хезмәткәрләр өчен җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауга гариза белән мөрәҗәгать белән чыктык. Акча ел саен бирелә. Калганнарның да аларны алу мөмкинлеге бар. Узган ел 252 иминиятләштерүче гариза белән мөрәҗәгать иткән һәм бу акчаларны алган", - дип сөйләде РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге 9нчы дәүләт учреждениесе филиалы директоры Ленар Шакиров.

Алынган акчалар индивидуаль саклану алу һәм хезмәткәрләр өчен махсус хезмәт шартлары булдыру өчен шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан кулланыла. Ленар Шакиров сүзләренә караганда, бу юнәлештә "КАМАЗ", "КБК", "Челныводоканал" кебек предприятиеләр актив эшли. Предприятие һәм оешмалар гаризаларны Социаль иминият фондының территориаль органына 31 июльгә кадәр бирә ала. Төп шарт – штрафларның булмавы.

 

http://nabchelny.ru/news/36402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев