Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесе калдыкларны эшкәртү җиһазларын камилләштерә - ФОТОЛАР

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Эко Сила НЧ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компаниягә 2017 елның ноябрендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 35 кеше эшли.

«Эко Сила НЧ» ҖЧҖ көнкүреш һәм оргтехника җыю һәм утильләштерү, шулай ук сәнәгать калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә, дип яза шәһәр мэриясе сайты. 

«Эко Сила НЧ» ҖЧҖ эшчәнлеге әйләнә-тирәлеккә экологик йөкләнешне киметүгә, табигать саклау эшчәнлеге белән бәйле процессларны оптимальләштерүгә, шулай ук җитештерү калдыкларын урнаштыруга һәм утильләштерүгә чыгымнарны киметүгә юнәлтелгән. 

«Эко-Сила-НЧ» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Корпорация «МСП» АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының «Үстерү» программасы чараларында катнаша, шулай ук «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» коммерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе әгъзасы булып тора.  

Генераль директор Вильнюс Әхмәтов полиэтилен пленка эшкәртү һәм полимер грануллар ясау белән таныштырды.

Эш предприятиенең үзендә камилләшә торган уникаль җиһазда алып барыла, бу сортларга бүленә һәм эшкәртелә торган калдыкларның куәтен арттырырга мөмкинлек бирә.

Компания шәһәр һәм республиканың сәнәгать компанияләре белән хезмәттәшлек итә, шулай ук аның Россия Федерациясенең күрше төбәкләрендә икенчел чимал җыю буенча филиаллары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев