Шəhри Чаллы

Чаллы прокуратурасы табиб белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклады

Чаллы прокуратурасы фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклап чыккан. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы прокуратурасына бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Табиб-фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле, аның баласына 14нче «Зернышко» бакчасында урын бирүдән баш тартканнар.

Шуннан соң мәктәпкәчә учреждениедә тикшерү үткәрелгән һәм әлеге факт расланган.

Прокуратура балалар бакчасы мөдиренә әлеге хилафлыкны бетерергә күрсәтмә биргән. Чөнки «Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарта алалар.

 

http://maydan.tatar/chally-prokuraturasy-tabib-beleshmese-bulmau-sebeple-bakchada-urynsyz-kalgan-balany-yaklady/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: