Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шифаханәләренә, ватрушкадан егылып, 15 кеше мөрәҗәгать иткән - ФОТОЛАР

Кышның соңгы аена керергә дә вакыт аз кала. Кышны яратмаган кеше юктыр, чөнки бу вакытта гына без чана, чаңгы, тимераякта шуабыз. Күпләр элеккеге тимер чаналарны «ватрушка»ларга алыштырды. Алар уңайлы, җиңел.

Ләкин шулай булуына карамастан, «ватрушка»да шуу куркыныч. Гыйнвар башыннан Чаллы шифаханәләренә, ватрушкадан егылып, 15 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 10ысы – балалар. 4 бала хастахәнәдә ята, калганнары өйдә дәвалана.  
6нчы балалар шифаханәсенең травматолог-ортопеды Наил Ачамов әйтүенчә, уңышсызрак егылсаң, кул-аякларга гына түгел, умыртка баганасына да зыян килергә мөмкин.

Аның фикеренчә, чана һәм «ледянка»лар  куркынычсызрак, чөнки алар белән идарә итеп була, кирәк очракта янга аударырга яки туктатырга да мөмкин. 
– Никадәр куркыныч булса да, без ватрушкаларны тыя алмыйбыз.  Дөрес, тюбинг кардан җиңел бара. Тик «ватрушка»да утырганда умырткалар кысыла һәм әйтик, трамплиннан җайсыз сикергәндә сынарга да мөмкин. Имгәнүләр күбрәк балаларда күзәтелә, чөнки аларның сөякләре әле ныгып җитмәгән, – ди Наил Әхәтович.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!
• «Ватрушка» 50-60 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның «тормозы» да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.
• «Ватрушка»ларда трамплинлы тауларда шуарга ярамый. Җиргә килеп бәрелгәч, ватрушка кисәк өскә күтәрелә. Очып чыкмасаң да, арка, муен умырткасы җәрәхәтләре алырга бик мөмкин.
• Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.
• Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш. Баланы кулда тотып утыру катгый тыела! Тизлек белән барганда бала очып чыгарга мөмкин. 
•  «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тагарга ярамый.
• «Ватрушка»ны сатып алганда, размерга игътибар итегез! Зуррагына өстенлек бирегез. «Ватрушка» кечерәк булган саен, аның тизлеге зур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X