Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәренең 52 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды

"Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы шартларда 52 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

 Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) Чаллыда ана капиталына 40.373 сертификат бирелгән, 33 мең гаилә 12,6 млрд сумнан артык акчага файдаланган. Ана капиталын алырга икенче, өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр хокуклы. 2019 елда аның күләме 453026 сум тәшкил итә.
Сертификат бирү чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru) расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала. Электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә шәхси бару таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды Гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

 

http://nabchelny.ru/news/35413

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев