Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәренең урау юллары өчен 73 млрд. сум акча тотарга планлаштыралар

Бу хакта матбугат конференциясендә «Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте

Төзелеш өч этапта узачак. Беренчесендә М7 автоюлыннан Түбән Камага кадәр 27 км озынлыктагы күпер кичүе белән участок төзү планлаштырыла.
- Проект тулысынча 2024 елга тормышка ашырылырга тиеш. Бу-мегапроект, - диде Минһаҗев. - Әгәр без аны тормышка ашырсак, республика халкы өчен генә түгел, Идел буе округы өчен дә уңайлылык тудырачакбыз. Масштабы буенча аны М12 белән чагыштырырга мөмкиндер. Бу шундый ук зур проект.
Яңа юл участогы Тукай, Мамадыш, Түбән Кама һәм Зәй районнары аша узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев